Мәскәүдә китап белеме проблемаларына багышланган “Мәгълүмати җәмгыятьтә - китап” дип аталган XIII халыкара фәнни конференция узды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

2014 елның 28-30 апрелендә Мәскәүдә китап белеме проблемаларына багышланган “Мәгълүмати җәмгыятьтә - китап” дип аталган XIII халыкара фәнни конференция узды.

Конференцияне оештыручылары: Фәннәр академиясенең халыкара ассоциациясе каршындагы китап бастыру шурасы; “Дөнья мәдәниятләре тарихы” РФН фәнни шурасы; Китап мәдәнияте тарихын һәм китапны комплекслы өйрәнү комиссиясе; ФДБО китап мәдәниятен өйрәнү үзәге “Наука” фәнни һәм нәшрият үзәге”; Мәскәү дәүләт матбугат университеты.

Конференциядә 11 дәүләттән вәкилләр катнашты. Татарстан Республикасын ТР Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Гыйлаҗев тәкъдим итте, ул “19 гасыр ахыры 20 йөз башы татар фәнни китабы” темасына чыгыш ясады.

Конференциядә китап белеме фәненең нәзари (теоретик) һәм методологик проблемалары, шулай ук, китап тарихы, китап һәм укучы мөнәсәбәтләре, электрон дәвердә китап мәдәнияте кебек мәсъәләләр каралды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International