«Әкият» татар дәүләт курчак театры һәм «Улгэр» Бурятия Республикасы дәүләт курчак театры беренче тапкыр гастрольләр алмашачак

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

«Әкият»курчак театры артистлары  Бурятия Республикасына гастрольгә җыена. Ул 7 - 19 июньдә узачак.

Бурят тамашачылары «Әкият» театрының иң кызыклы спектакльләрен карый алачак. Болар:  Нина Гернет әсәре буенча «Гусенок» («Каз бәбкәсе») һәм Гадел Хәеровның «Өч кыз» пьесасы буенча куелган спектакльләр.

«Әкият» театрының Бурятиягә баруы татар диаспорасы соравы буенча июнь аена, Сабантуй уздырылган көннәргә туры китерелде. Ә бурятлар үзләре Казанга быелның сентябрь аенда киләчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International