Бөек Җиңүнең 69 еллыгына Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе уку залында «Әрнү» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Анда Бөек Ватан сугышы тарихы, аның төп вакыйгалары, борылыш китереп чыгарган әһәмиятле орышлар, герой шәһәрләр турында әдәбият тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте