Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Халык иҗаты йорты ачылуга 75 ел тулуга багышланган тантана узды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

5 майда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Халык иҗаты йорты ачылуга 75 ел тулуга багышланган тантана узды. Хәзерге вакытта бу мәдәният учреждениесенең дәвамчысы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге (ТМҮРҮ).

Кичәдә ТМҮРҮ адресына бик күп җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде, озак еллар тырышып эшләгәннәре өчен күп кенә хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары, мактау грамоталары  тапшырылды.

Сәхнәдә халык яраткан фольклор ансамбльләренең чыгыш ясавы бәйрәмдә нур өстенә нур булды. «Умарина» (Тәтеш), «Салават күпере» (Казан), «Җанашым» (Азнакай), «Мөслим тугайлары» (Мөслим), «Ак калфак» (Свердловск өлкәсе) һәм башка шундый коллективлар җыр-бию, күтәренкелек бүләк иттеләр, тамашачылар күңелендә якты тәэсирләр уяттылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International