6 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» дигән тантаналы чара узды. Традициягә тугры калып, музей фондларыннан сугышчан байракны да алып чыктылар.
Җыелган халыкка сәламләү сүзләрен Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Йосып кызы Корбангалиева җиткерде. Ул үзенең танышы – Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаевның батырлыгы турында сөйләде.
Болар барысы да җыр, шигырь, биюләр белән аралаштырылып, бик тәэсирле күренешкә әверелде.
+7 (843) 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте