22, 23 майда 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Э.М.Ремарк әсәре буенча куелган «Без барыбыз да кешеләр» спектакленең премьерасы булачак.
Бөек немец драматургының әлеге әсәре Татарстанда гына түгел, Россия, дөнья театр сәхнәләрендә бер тапкыр куелмаган иде.
Тәрҗемәсе- Шамил Фәрхетдиновныкы, режиссеры - Резеда Гарипова, рәссамы - Сергей Рябинин.
Спектакльдә труппаның барлык ир-атлары, әйдәп баручы хатын-кыз актрисалары һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша.
Төп рольләрдә:
Людвиг Керн - Зөлфәт Закиров, Идел Кыямов (КТУ студенты)
Рут Голланд - Гүзәл Галиуллина
Йозеф Штайнер - Зөфәр Харисов (ТРның халык артисты)
Мария Штайнер - Зөлфия Зарипова (ТРның атказанган артисткасы) һ.б.
Мәгълүмат өчен: (843) 236-53-43, 89274138206 e-mail:ruzaliyagaziz@gmail.com
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте