16 майда 18.00 сәгатътә С.Сәйдашев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты үткәрелә.
Россия төбәкләрендә генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап уңышлы баручы легендар Ваһапов фестивале быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу еллар эчендә фестиваль Россиянең 47 төбәгендә, дөньяның 11 илендә булырга өлгерде инде! Алар арасында – Финляндия, Швеция, Германия, Польша, Кытай, АКШ һәм башкалар.
Ваһапов фестивале республикабызның иң мәшһүр милли-мәдәни проектлары дәрәҗәсенә күтәрелде. Бәйрәм концерты да бай һәм эчтәлекле булырга охшаган. Хәер, Ваһапов фестивале концертлары һәрвакыт тамашачының күз уңында. Алар иң элек башкаручыларының югары профессиональлеге белән аерылып тора. Тере тавыш, тере музыка – беренче көннәреннән бирле фестиваль бу традициягә тугры булып кала.
16 майда үтәсе гала-концертта да татарның иң көчле тавышлары катнаша: Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар. Узган елгы конкурс лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хисмәтуллиналарны фестиваль яңа ачыш буларак тәкъдим итә.
Бәйрәмнең махсус кунаклары – Россия һәм дөнья күләмендә танылган башкаручылар: мәшһүр опера йолдызы Альбина Шаһиморатова, баянчы Айдар Гайнуллин (Берлин), тенор Илһам Вәлиев (Уфа).
Затлы тамашага тагын бер бизәк: фестиваль лауреатлары – рус җырчы Федор Тарасов (Мәскәү) һәм әрмән егете Аршак Алтунян (Казан) татар халык җырларын башкарачак. Фестивальнең шәрәфле кунагы –бөек казах җырчысы, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова (Алма-Ата), дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Мәгълүмат өчен: 231-18-28, 8-9600-485-994 (Айдар Сәлимов)
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте