Югары Ослан районында «Уйдан эшкә кадәр» дип аталган техник һәм декоратив-гамәли иҗат фестивале узды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Гыйнвардан алып апрельгә кадәр Югары Ослан районының барлык авыл җирлекләрендә «Уйдан эшкә кадәр» дип аталган техник һәм декоратив-гамәли иҗат фестивале узды.

Анда катнашучылар бер-берсенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, осталык дәресләре алдылар.

Күргәзмәләр белән беррәттән, районның үзешчән сәнгать коллективлары үз осталыгын күрсәтте. Монда бик борынгы җырлар ишетергә, биюләр карап хозурланырга, милли киемнәрнең күз явын алырдай матурлыгына сокланырга мөмкин иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International