Әдәби салонның Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел тулуга багышланган чираттагы утырышы Татарстан Республикасының Милли музеенда узачак

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

16 майда Әдәби салонның Миркасыйм Госмановның  тууына 80 ел тулуга багышланган чираттагы утырышы Татарстан Республикасының Милли музеенда узачак.

М.Г. Госманов Идел һәм Урал буе төрки халыкларының  XIII — XX гасырларга караган тарихи һәм әдәби язма чыганакларын тикшергән мәшһүр галим, төрки халыклар тарихына, кулъязмалар, тарих белеменә багышланган күп санлы китаплар, мәкаләләр  авторы, бик күп күренекле галимнәрнең остазы, фәнни җитәкчесе, Татарстан, татар халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән зур шәхес. 

Әдәби салонда галимнең шәкертләре, иҗатташ дуслары, туганнары, укучылары катнашачак.

 (843)292-01-20, (843) 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International