Казанда 15-17 июльдә ел саен уздырыла торган Мәдәният-ялны оештыру өлкәсе белгечләренең «Россия төбәкләрендә ял һәм күңел ачу чаралары индустриясе» дигән темага җәйге халыкара очрашуы үткәрелә.
Оештыручысы – Россия парклар һәм аттракционнар төзүчеләр ассоциациясе (РАППА).
Ике көн эчендә очрашуда катнашучылар республикабызның төрле паркларында, күңел ачу һәм ял итү урыннарында булачак, аларның эше белән танышачак. Өченче көн Свияжск утрау-шәһәрчегенә экскурсиягә багышланачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте