Качалов театры репертуарында «Баба Шанель» спектакле пәйдә булачак. Әлеге спектакль 7 майда Качалов театрының кече сәхнәсендә уйналачак.
Екатеринбургта яшәүче драматург Николай Коляда әсәре буенча «Баба шанель» спектаклен режиссер Александр Славутский зур сәхнәгә 2011 елның ноябрь аенда чыгарды. Спектакль театр реконструкциягә ябылганга кадәр дәвам итте. Хәзер исә кече сәхнәдә спектакльнең икенче «яшьлеге» башлана.
Спектакльдә театрның күренекле артистлары – Антонина Иванова, Елена Галицкая, Лидия Огарева, Марат Голубев, Ирина Вандышева, Татьяна Бушуева, Елена Пономаренко уйный.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте