Татарстанда профессор Хатыйп Миңнегуловның күпкырлы иҗатына багышланган чаралар узачак

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

12 майда күренекле әдәбиятчы галим, тюрколог, педагог Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловка 75 яшь тула.

Юбилярны тәбрикләү тантаналары 20 майда (13.00) КФУ Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залында  (Казан, Татарстан ур., 2) һәм 15 майда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында  (17.00) (Мөштәри, 14) узачак. 17 майда 9.00 Сарман районының Җәлил поселогында профессор Х.Й. Миңнегуловның күпкырлы иҗатына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

221-33-51, 292-42-87; 236-97-71

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International