Парижда «ИМКА-Пресс» китап кибетендә «Равил Бохараев: Иҗат кырлары» кичәсе уздырыла

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

12 майда 18.30 сәгатьтә Парижда «ИМКА-Пресс» китап кибетендә «Равил Бохараев: Иҗат кырлары»  кичәсе уздырыла. Аны «Диалогические перспективы» («Үзара аралашу мөмкинлекләре») француз ассоциациясе (Президенты - Луиза Бохараева), «Европа татарлары» альянсы һәм ИМКА-Пресс (YMCA-Press) рус китабы гомуммәдәни матбагасы оештыра.

Равил Бохараевның Россия Татарстан һәм башка илләр әдәбиятына керткән өлеше турында шагыйрьләр, язучылар сөйләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International