30 апрельдә Лениногорскида шәһәр Мәдәният сарае ачылуның 50 еллыгына багышланган тантаналар узды.
Тантанага төрле елларда әлеге Мәдәният сараенда эшләп киткән кешеләр кунакка җыелган иде. Бүгенге көндә биредә 61 коллектив эшли. Шуларның унбере «Үрнәк коллектив» һәм «Халык коллективы» исемнәренә ия. Кунакларны, әлеге мәдәният учреждениесендә эшләүчеләрне тәбрикләү озак дәвам итте, җылы тәэсирләр калдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте