Хөрмәтле журналистлар!
Сезне Г.Камал театрына - Төрки халыкларның III «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумына багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Конференция 6 майда 11:00 сәгатьтә театрның Матбугат үзәгендә була (301 аудитория).
Катнашалар:
Фәрит Бикчәнтәев – фестиваль-форумның сәнгать җитәкчесе, театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Илфир Якупов – театр һәм фестиваль-форуманың директоры;
Нияз Игъламов – фестиваль-форумының сәнгать җитәкчесе урынбасары, театрның әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе.
Спикерлар фестиваль-форумның программасы белән таныштырачак, семинарларны алып барырга тиешле укытучы-белгечләр һәм офф-программа турында җентекләп сөйләячәк. Шулай ук, ЮНЕСКО Театраль институты һәм AKT-Zent Үзәге (Германия) ярдәме белән оештырылган, быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында үз эшен башлаучы «Театр педагогикасы» Халыкара магистерлык программасы хакында да сүз булачак.
Искәртеп үтәбез, Төрки халыкларның III «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы 2-8 июньдә Казанда үтә. Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы (Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме белән), Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, “ТӨРКСОЙ” халыкара төрки мәдәният оешмасы.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте