Төрки халыкларның «Нәүрүз» III халыкара театраль-мәгърифәти фестиваль-форумы вакытында 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция һәм 4 осталык дәресе уздырылачак

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Төрки халыкларның «Нәүрүз»  III халыкара  театраль-мәгърифәти фестиваль-форумы вакытында  36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция һәм 4 осталык дәресе уздырылачак.

Быел проектның мәгърифәти программасы киңрәк колач җәйде. Беренче тапкыр буларак, сәхнә бизәлеше буенча семинарлар уздырылачак. Аларны   Камал театрының рәссамы, Россиянең Атказанган һәм Татарстан Республикасының Халык рәссамы Сергей Скоморохов алып барачак.

Театр менеджменты һәм закон актлары, актерлык осталыгы һәм гамәли режиссура, театр тәнкыйте, хәзерге заман театр сәнгате буенча семинарларны, тренинг һәм осталык дәресләрен Россиядә һәм чит илләрдә танылган белгечләр уздырачак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International