23–27 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеена Казахстан Республикасының Беренче Президенты музее хезмәткәрләре килде .
Казахстанның Беренче Президенты музее 2004 елда ачылган. Аның нигезен КР Президентының шәһси архивы һәм шәхси китапханәсе материаллары, чит илләр башлыклары, төрле халыкара һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре бүләк иткән әйберләр тәшкил итә.
Кунаклар Татарстан Республикасы Милли музееның төп юнәлешләре белән таныштылар, экспозицияләрне карадылар. Казанның башка музейларында да булдылар.
292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте