29 апрельдә Казанның 45 нче балалар китапханәсендә (Әмирхан урамы, 24) «Арт-бутик «Эксклюзив» социаль проектын тәкъдим итү була.
«Эксклюзив» проекты сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Биредә инвалидлар җитештергән эшләнмәләр сәүдәсе оештырылачак. Шулай ук күңелле тамаша, концерт та булыр дип көтелә.
89046714422 (Венера Новичкова)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте