Менделеевск районы мәдәният йортында «Иске-Казан түгәрәк уены» республика фестиваленең II этабы узды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә Менделеевск районы мәдәният йортында  «Иске-Казан түгәрәк уены» республика фестиваленең  II этабы узды.

Республиканың төрле районнарыннан 25 коллектив һәм ялгыз чыгыш ясаучылар   үзләренең конкурс программасын тиешле югарылыкта тәкъдим итте. Барлыгы 200 кеше катнашты.

31 майда Биектау районы  Шәпше мәдәният йортында фестивальнең йомгаклау туры узачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International