Сәмәйдә (Семипалатинскида) беренче тапкыр «Иртеш алды Семипалат татарларының тарихы һәм мәдәнияте: үткән һәм хәзерге заман» дигән темага иҗади һәм фәнни тикшеренү эшләре шәһәр конкурсы уздырылды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Конкурсы Сәмәй шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге һәм Халыклар дуслыгы йорты бергәләп оештырды.

Конкурс яшь буынны милли рухта тәрбияләү, туган як һәм татар халкы тарихы белән кызыксынуны арттыру, аларга карата ихтирам уяту максатында оештырылган. Анда югары сыйныф укучылары һәм шәһәр көллиятләре студентлары катнашты.

Конкурска эшләр өч  секциядә кабул ителде: «Иртеш алды Семипалат татарлары тарихы», «Татарлар  – Туган ягыбыз горурлыгы» һәм «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре». Конкурска бирелгән эшләрне абруйлы белгечләрдән торган жюри бәяләде. Җиңүчеләр дипломнар, грамоталар, бүләкләр алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International