26 апрельдә Казанның халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында Татарстан башкаласына туристлар буларак килгән Мәскәү мәктәпләре укучыларына һәм укытучыларына осталык дәресләре уздырдылар. Кунаклар техникум, студентлар җитештергән халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре белән таныштылар. Чүлмәк ясау, уникаль «Казан җөе» кулланып күндә чигү, агач уеп сәнгать әсәре тудыру буенча осталык дәресләре укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте