Тукайның туган көненә багышлап музейда бик күп һәм төрле чаралар уздырыла.
26 апрельдә балкар шагыйре Юруслан Болатов белән иҗади очрашу узды.
Юруслан Болатов балкар, рус һәм төрек телләрендә иҗат итә. Ул мәдәни һәм рухи синтезга, яңа төр шигърият булдыруга омтыла. Үзе әйткәнчә, Кешелекнең киләчәк мәдәнияте нигезләрен булдыру аның максаты булып тора.
Очрашу вакытында Тукай иҗатының төрки дөнья, шул исәптән аның туган иле – Кабардин-Балкария өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте