«Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы ачылды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә  - Габдулла Тукайның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы ачу тантанасы булды.  

Чарада рәсми затлар, чит илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән катнашучыларны Премьер-министр И. Халиков зур мәдәни вакыйга белән тәбрикләде. Шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединскийның  сәламләү хаты укылды.  

Дюсен Касеинов Казанны төрек, татар һәм рус телләрендә тәбрикләде.

ТЮРКСОЙ әгъзалары булып торучы илләрдән килгән иҗат коллективлары, сәнгать әһелләре, күренекле артистлар катнашкан зур концерт бик җылы кабул ителде.

Чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International