26 апрельдә –Габдулла Тукайның туган көнендә шагыйрьнең опера театры янәшәсендәге һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды.
Иртәдән республика районнарыннан килгән гармунчылар һәм фольклор коллективлары бәйрәмне ачып җибәрделәр. Милли әдәбият, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре сәүдәсе ачылды.
Бәйрәмдә чит илләрдән, тугандаш республикалардан килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Шушы ук көнне «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы ачылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте