Казанда «Рахлин сезоннары» IV халыкара фестивале узды

2014 елның 27 апреле, якшәмбе

Казанда  «Рахлин сезоннары» IV халыкара фестивале тәмамланды. Йомгаклау концертында Татарстан Республикасы ДСО белән бергә күренекле виолончельче Миша Майский чыгыш ясады.

Музыкант Казанга беренче тапкыр килде, шәһәр, оркестр, концерт залы анда җылы тәэсирләр калдыруын әйтте. 

Миша Майский Чайковскийның «Вариации на тему Рококо» әсәрен башкарды.  

Икенче бүлектә Чайковскийның Алтынчы симфониясе яңгырады. Оркестр аны  Натан Рахлинга багышлады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International