28 апрельдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе була.
Кичәнең режиссеры Илдар Хәйруллин әйтүенчә, бу кичне Роберт Миңнуллин үзенең шигырьләрен укыячак һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
«Кичәдә Венера Ганиева, Резеда Галимова, Римма Ибраһимова һәм башкалар катнаша. Бу иҗат кичәсе үзенчә үткәннәргә нәтиҗә ясау кебегрәк булачак. Шагыйрь үзенең укучылары белән эшләгән эшләре, иҗаты белән бүлешергә тели. Шуңа күрә, шигырь укудан кала, Роберт Миңнуллин үзенең иҗади тормышы турында сөйләячәк һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк» - ди Илдар Хәйруллин.
Белешмә:
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Озак еллар «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә – баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. 1988-94 елларда – Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан – Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда – Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1995 елдан – «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы.
Шагыйрь, публицист, журналист. Татар, рус, башкорт телләрендә 34 китап авторы. Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге республика, Андерсен исемендәге Халыкара әдәби премияләр лауреаты.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте, Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәре буенча