Икенче ел рәттән республикада талантлы балалар һәм яшьләр арасында этник фестиваль уздырыла. Быел анда ике меңгә якын бала һәм яшүсмер катнашты.
25 апрельдә Яшьләр үзәге сәхнәсендә яхшыларның иң яхшылары чыгыш ясады. Алар татар, чуваш, рус, мари халык җырларын һәм биюләрен башкардылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте