Татарстан Республикасы халыклар дуслыгы йортында «Тукайга истәлек» күргәзмәсе ачылды

2014 елның 26 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы халыклар дуслыгы йортында «Тукайга истәлек» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәнең беренче өлешендә Татарстан һәм Башкортостан рәссамнарының Тукайның 125 еллыгына багышлап ясаган кырыктан артык картиналары куелган.

Күргәзмәнең икенче өлешендә тамашачылар ирле-хатынлы Тукаевларның бөек шагыйрьгә багышланган картиналарын һәм миниатюраларын күрә ала. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International