«Әкият» курчак театрында Тукай атналыгы уза

2014 елның 25 апреле, җомга

24 - 26 апрельдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында традицион Тукай атналыгы уза. Быел ул бөек шагыйрьнең 128 еллыгына багышлап уздырыла. Балалар төрле елларда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булган иҗат әһелләре белән очраштылар. Нәни тамашачылар шулай ук Равил Бохараевның бөек шагыйрьнең бала чагы турында әкият – «Апушның тылсымлы төшләре» дигән спектаклен карадылар.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International