Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү турындагы Указга кул куйды.
Быел бу зур бүләккә «Утлы дала» дигән ике томлы тарихи романы өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфия композицияләре сериясе өчен каллиграф Владимир Попов лаек дип табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте