В.И.Качалов исемендәге театрда сезонны ябу бәйрәм төсе алачак

2014 елның 25 апреле, җомга

223 сезонын театр үзенең кунаклары – Пермьнең «Күпер яны» театры һәм Ярославльнең Ф.Волков исемендәге  Россия академия драма театры белән бергәләп ябачак. Иң беренче булып Качалов театры сәхнәсенә пермьлеләр чыгачак. Алар 4 көн дәвамында – 27–30 майларда үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәкләр.

2 июньдә Ярославль театры «Дом Бернарды Альбы» спектакле белән гастрольләрен ачачак.  Казан тамашачысы беренче рус театрының иң яхшы спектакльләрен 5 июньгә кадәр карый ала.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International