24 апрельдә «Пирамида»да "Созвездие-Йолдызлык"-2014фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
Чарада мәртәбәле кунаклар, республиканың рәсми затлары катнашты.
ТӨРЕКСОЙның махсус ике премиясен Дюсен Касеинов Рузилә Бәдертдиновага (Сарман районы) һәм Радик Шәрәфиевка (Әтнә районы ) тапшырды. Аларга акчалата бүләк тә бирелде. «ТӨРЕКСОЙның традицион бүләген мин беренче тапкыр әлеге бәйрәмдә тапшырам. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале турында бик күп ишеткәнем бар иде, әмма мондый ук гүзәл бәйрәмдер дип уйламаган идем. Фестивальнең йолдызчыкларының чын йолдызлар булып үсеп җитүен телим», – диде Дюсен Касеинов.
Кичәнең кульминациясе – фестивальнең Гран-при лауреатларын атау булды. Болар: Сәйдә Мөхәммәтҗанова (җыр) һәм «Татарстан»бию ансамбле (Чаллы).