С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасына багышланган матбугат конференциясе узды

2014 елның 25 апреле, җомга

Бүген иртәнге сәгать унда С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасына багышланган матбугат конференциясе узды.

Анда Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) Генераль секретаре  Дюсен Касеинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры   Айрат Сибагатуллин, Казанмэры Илсур Метшин, шулай ук ТӨРЕКСОЙ әгъзалары булган илләр мәдәният министрлары һәм делегацияләр башлыклары катнашты.

Дюсен Касеинов соңыннан төрки илләр һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткән мәдәният хезмәткәрләрен һәм фән эшлеклеләрен бүләкләде.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында шартнамә төзелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International