«Пири Рәис: төрек адмиралының серләр һәм ачышлар дөньясы» дигән күргәзмә ачыла

2014 елның 25 апреле, җомга

24 апрельдә 16 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Пири Рәис: төрек адмиралының серләр һәм ачышлар дөньясы» дигән күргәзмә ачылды.

Пири Рәис – XVI йөздә яшәгән күренекле диңгезче һәм карталар төзүче. Флоттахезмәт итү белән бергә ул лоцияләр төзү белән шөгыльләнә. Болары Навигацияләр китабына – Китаб-и Бәхриягә кертелгән. Пири Рәис 1513 елда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Дөнья картасын төзи. Ул бүгенге көндә Америка ачылганнан соң төзелгән иң төгәл дөнья картасы булып тора. ЮНЕСКО 2013 елныПириРәис елы дип игълан иткән иде.

Күргәзмәне ачуда мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генеральконсулы  Расул Багернежад Шаян, Әнкарадагы Билкәнтуниверситеты профессоры Мехмет Калпаклы, Истанбул университеты профессоры Идрис Бостан һ.б. бар иде.

«Госманлы мәмләкәте дөньякүләм әһәмияткә ия була. Төрекләрнең бары коры җирдә генә кодрәтле булганлыгы, ә диңгез капкаларын уза алмаганлыгы турында фикер яңгырый кайчак. Пири Рәис моның дөреслеген инкарь итә. Ул Төркия белән Урта диңгез чикләрен киңәйтүгә ирешкән», - диде Сабри Тунч Ангылы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International