Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г.Тукайның әдәби музее Татарстан буйлап шагыйрь эзләрен саклаучы урыннар буйлап сәяхәт оештырдылар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г.Тукайның әдәби музее Татарстан буйлап шагыйрь эзләрен саклаучы урыннар буйлап ММЧ вәкилләре өчен сәяхәт оештырдылар. «Шагыйрьнең бишеге» дип аталган сәфәргә чыккан журналистлар автобусларга утырып бөек Тукайның туган якларына барып чыктылар.

 Кушлавыч авылындагы Тукаевлар гаиләсе йортында  (Мөхәммәтгариф мулланың торгызылган утарында урнашкан музейда) каләм ияләре  авылның тарихы, төрле көн-күреш әйберләре, фотосурәтләр, архив документлары белән таныштылар. Мемориаль әйберләр – риваятьләрдә әйтелгәнчә, шагыйрьнең әнисе Бибимәмдудә әйберләре – өч тәлинкә аеруча зур кызыксыну уятты.  Бу авылның зиратында шагыйрьнең атасы җирләнгән. 

Маршрут алга таба Кырлай авылына китерде. Анда экскурсиядә катнашучылар Г.Тукай музеен һәм Сәгъди абзый йортын карадылар. Казандагы җимерелгән «Болгар» номерларыннан китерелгән йорт җиһазлары зур кызыксыну тудырды.

293-17-66, 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International