Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Хәдичә Байморатовага багышланган «Татар кызы» конкурсы уздырылды

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Казахстанның Сәмәй (Семипалат) шәһәрендә менә өче ел рәттән инде  Хәдичә Байморатовага багышланган «Татар кызы» конкурсы уздырыла

Талантлы укытучы, мәгариф эшендә яңалыклар кертүче  Хәдичә Байморатова  гомерен Сәмәй шәһәрендә балалар укытуга багышлаган. Моннан тыш әле ул искиткеч оста, алтын куллы хуҗабикә, татар халкы традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау эшенә үзеннән зур өлеш керткән җан җылымлы, сөйкемле ханым буларак та билгеле.  

Быел конкурс шәһәрнең 1 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә – Сәмәйдәге татар теле факультатив нигездә укытыла торган бердәнбер мәктәптә узды.   

Конкурста катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар бирелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International