«Чит илләрдә «Сабантуй» милли бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумы узды

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

16 – 18 апрельдә Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә белем бирү институтында «Чит илләрдә «Сабантуй» милли бәйрәмен оештыру һәм  уздыру  методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумы узды. Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә «Сабантуй» бәйрәмен уздыру хәзер матур традициягә керде инде. 

Аны оештыру һәм уздыру белән шөгыльләнүчеләргә бәйрәмнең сценариен язу, оештыру-гамәли чаралар әзерләү эшендәге кыенлыкларны бетерү өчен әлеге семинарда төрле лекцияләр, практикумнар, түгәрәк өстәлләр уздырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International