20 апрельдә Истанбул шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
Бәйрәмдә Төркиянең Россиянең һәм Татарстанның төрле рәсми затлары, галимнәр, Төркиядәге татар диаспорасы, иҗат интеллигенциясе, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Шигърият бәйрәмендә Г.Тукайның тормышы, иҗаты турында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, аның әдәби мирасы, татар һәм төрки әдәбиятлар үсешенә йогынтысы турындагы нотыклар, татар, рус, төрек, инглиз, гарәп телләрендә шагыйрьнең әсәрләре яңгырады. Казаннан «Бәхетле балачак» хореография ансамбленең, шулай ук Истанбул шәһәренең «Фидан» музыкаль үсеш үзәгенә йөрүче балаларның чыгышы бәйрәмдә нур өстенә нур булды.
Бәйрәмне, традициягә тугры калып, күмәкләп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамладылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте