«Әкият» курчак театры Дүшәнбедә узган фестивальдә уңышлы чыгыш ясады

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Әкият» курчак театры артистлары Дүшәнбедә уздырылган IV «Чодари хаел» халыкара курчак театрлары фестиваленнән кайтты.   

Театр Гадел Хәеров пьесасы буенча «Өч кыз» спектаклен күрсәтте. Оештыручылар фестивальдә катнашырга ерак һәм якын чит илләрдән иң яхшы курчак театрларын чакырган иде. «Әкият» театры бик күп сувенирлар, дипломнар һәм нәни тамашачыларның бер олау елмаюын «төяп» кайтты.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International