25 апрельдә иртәнге сәгать унда С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасына багышланган матбугат конференциясе була.
Анда Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) Генераль секретаре Дюсен Касеинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТӨРЕКСОЙ әгъзалары булган илләр мәдәният министрлары һәм делегацияләр башлыклары катнашыр дип көтелә.
Хөрмәтле журналистлар! prtatar@yandex.ru электрон адресына язып яисә 264-73-98 телефонына шалтыратып аккредитация узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте