28 апрельдән 19 майга кадәр Казанда «Теловидение» VI Халыкара бию перфомансы фестивале узачак.
28 – 29 апрельдә фестиваль программасында Камал театры сәхнәсендә «Пантера» камера балеты Бөтендөнья бию көненә багышлап «Свадебка» спектаклен күрсәтәчәк.
Фестиваль кысаларында шулай ук кызыклы очрашулар, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре уздыру каралган.
(843) 246-60-07, belyaeva_elena@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте