Чаллы курчак театры 27нче сезонын өч яше тулган балалар өчен «Кыз бала һәм каз бәбкәсе турында» спектакль-уен белән ябачак

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

Чаллы курчак театры  27нче сезонын өч яше тулган балалар өчен «Кыз бала һәм каз бәбкәсе турында» спектакль-уен белән ябачак (Н.Гарнет). Анда артистлар белән нәни тамашачылар үзләре дә катнашачак.

24 апрельдә 13 сәгатьтә 75 нче тернәкләндерү мәктәбендә сукыр һәм күзләре начар күрә торган балалар өчен «Томанда адашкан керпе баласы» спектакле күрсәтеләчәк. 2013 елда театр «Күзләремне киң йомып мин дөньяны күзәтәм» проектын гамәлгә ашыру өчен грант откан иде, һәм 5D форматындагы «Томанда адашкан керпе баласы» әлеге категориягә кергән барлык балаларга хәйрия чарасы буларак күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International