21 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында «Сайрар былбыллар иле» XVII балалар иҗат фестиваленең гала концерты узды.
Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан 300гә якын бала катнашты. Фестиваль “Татнефть» ААҖ «Рухият» фонды тырышлыгы белән 1998 елдан бирле уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте