24 апрельдә 16 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Туфан – Туфан инде ул» документаль фильмы премьерасы булачак.
Татарстан Республикасының Халык язучысы, күренекле драматург, прозаик, публицист, шулай ук дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин әле исән вакытында ук татар әдәбияты классигы буларак танылды. Фильмда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Халык шагыйре Разил Вәлиев, Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм бик күп башкалар Туфан турында истәлекләре белән уртаклаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте