К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Шекспирның туган көнендә “Гамлет. Күренешләр” спектаклен күрсәтәчәк

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның  туган  көнен  билгеләп үтәчәк. Тинчурин театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көнендә театр,  “Гамлет. Күренешләр” спектаклен күрсәтәчәк.

Спектакльнең сәхнәдә бер елдан азрак баруына да карамастан, шул вакыт эчендә ул зур кызыксыну уятырга  өлгерде,  “Бизнес- онлайн” эшлекле электрон газетасы  фикеренчә, “Гамлет.Күренешләр” спектакле 2013 елны мәдәният өлкәсендә булган иң яхшы вакыйгалар исемелегенә керде.

Спектакльне Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе күләмендә билгеле булган белгечләр карап югары бәя бирде. Алар арасында КДМСУ профессоры, театр тәнкыйтьчесе, татар театры тарихчысы Илялова И.И., КФУның  филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, педагогия фәннәре докторы Мөхәммәтшина Р.Ф., “Филология һәм мәдәният” журналының әйдәп баручы мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Хәбетдинова М.М., язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Вәлиев Р.И. һ.б. бар иде. Шулай ук башкаладан дәрәҗәле кунаклар - театр тәнкыйтьчесе, РФнең театр әһелләре берлеге каршында эшләүче милли һәм драматик театрлар кабинеты мөдире, РФнең театр режиссерлары гильдиясе сәркатибе  Корчак М.М., театр тәнкыйтьчесе, “Сатира” Мәскәү академия театры әдәби бүлек җитәкчесе Карпова Н.Н., театр тәнкыйтьчесе, театр тарихчысы,  В.Шекспир иҗаты буенча белгеч Бартошевич А.В. та спектакльне югары бәяләделәр. Алексей Бартошевич әйтүенчә, Тинчурин театрында караган Гамлет соңгы алтмыш ел эчендә каралган 60нчы - юбилей   “Гамлет”ы  булды.

2014 елның 27 мартында - Халыкара театр көнендә Тинчурин театрының яшь артисты - Артем Пискунов “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә, ә спектакльнең режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин махсус “Классик әсәрне яңача укылышы” номинациясендә бүләккә ия булдылар, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат үзәге.

В.Шекспирның туган көнен безнең белән бәйрәм итәргә теләүчеләрне 26 апрель, 17.00 сәгатьтә Тинчурин театрына “Гамлет.Күренешләр” спектаклендә көтеп калабыз! Күрергә ашыгыгыз!

Мәгълүмат өчен: Тел.: 89274138206 e-mail.: ruzaliyagaziz@gmail.com Рузалия Газизова

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International