Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры булачак солдатларга “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

1 апрельдән, илебезнең төрле почмакларында  язгы чакырылыш кампаниясе старт алды.

Кариевлылар, армиягә чакырылачак егетләр алдында спектакльләр күрсәтә башлады да инде. 14 апрель көнне, Туфан Миннуллин әсәре буенча куелган «Нигез ташлары» спектаклен Арча районыннан солдатка алыначак егетләр карады. Хәзерге вакытта  кариевлылар Питрәч һәм Әлмәт якларына юл тотарга җыена. Әлеге чара Республиканың хәрби комиссариаты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International