Рамил Садриев Кыллы уен кораллары укытучыларының Германиядә уздырылган 42нче халыкара конгрессында катнашты

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Кыллы уен кораллары укытучыларының Германиядә уздырылган 42нче халыкара  конгрессында узган атнада Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификацияләрен күтәрү) институты ректоры Рамил Садриев чыгыш ясады.

Ул Татарстан Республикасында өстәмә һөнәри белем бирү системасының ничегрәк эшләве турында мәгълүмат бирде.  Шулай ук аның башкаруында конгресста катнашучылар скрипкада һәм альтта рус һәм татар композицияләрен ишеттеләр. Аның чыгыш җылы тәэсир калдырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International