«Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең II зона туры узды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

19 апрельдә Мөслим районының мәдәният йортында «Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең II зона туры узды.

Анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике йөзгә якын катнашучы чыгыш ясады. Концерт җылы хисләр калдырды.

 "Наза” (Бөгелмә), “Ахирәтләр” (Әлмәт), “Тынгысызлар” (Лениногорск), “Җанашым” (Азнакай), “Мөслим тугайлары” (Мөслим) фольклор ансамбльләре аеруча истә калды.

Ахырдан һәр чыгыш буенча фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International