Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары!» II Республика иҗади конкурсы башлануын игълан иттеләр.
Анда Татарстан Республикасында яшәүче 7 яшьтән 30 яшькәчә булган физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар катнаша ала. Номинацияләр: «Сайлауда йөрәк һәм шигырь аша катнашабыз» (әдәби конкурс), «Сайлау – рәсемнәрдә» (рәсем конкурс), «Мин – булачак сайлаучы» (декоратив-гамәли сәнгать конкурсы). «Конкурс» билгесе куеп, эшләрне быелның30 июленә кадәр420095, Казан шәһәре, Серов пр., 3, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе адресына юлларга. Е-mail: rsbs@yandex.ru 8(843) 560-50-12, 89033438746.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте