Татарстан Республикасы Милли музеенда «Пири Рәис: төрек адмиралының серләр һәм ачышлар дөньясы» дигән күргәзмә ачыла

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә  16 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Пири Рәис: төрек адмиралының серләр һәм ачышлар дөньясы» дигән күргәзмә ачыла.

Пири Рәис – XVI йөздә яшәгән күренекле диңгезче һәм карталар төзүче. Флоттахезмәт итү белән бергә ул лоцияләр төзү белән шөгыльләнә. Болары  Навигацияләр китабына – Китаб-и Бәхриягә кертелгән.  Пири Рәис 1513 елда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Дөнья картасын төзи. Ул бүгенге көндә Америка ачылганнан соң иң төзелгән иң төгәл дөнья картасы булып тора. ЮНЕСКО 2013 елныПириРәис елы дип игълан иткән иде.

Күргәзмәне ачу тантанасын түгәрәк өстәл дәвам итәчәк. Анда төрек диңгезчесенең тормышы һәм иҗаты турында Төркия галимнәре чыгышлары булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International